Мөслим гимназиясе 8нче сыйныф укучылары Энергияне саклап куллану атнасы кысаларында Яр-Чаллы шәһәренең “ТЭМ-Инвест” компаниясе вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрделәр.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Мөслим гимназиясе 8нче сыйныф укучылары Энергияне саклап куллану атнасы кысаларында Яр-Чаллы шәһәренең “ТЭМ-Инвест” компаниясе вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрделәр. Энергия саклагыч лампалар ясаучы компания вәкилләре скайп буенча балаларга электр энергиясен саклау турында, приборларны вакытына сүндерергә, яңача энергия саклау приборларын куллану кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашудан соң балалар “Жека» дигән онлайн-уен белән таныштылар, бу уен балаларга җиңел формада дөрес итеп электр энергиясен кулланырга өйрәтә. Дәресне Мөслим гимназиясе информатика укытучысы Кадирова А.Р. һәм гимназиянең информатизация буенча урынбасары Шәрифуллин А.Р. үткәрделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International