15 апрель көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында чит тел укытучылары өчен семинар узды. Семинарда Мухаметзянова Г.И. 3 класста ачык дәрес, Зарипова З.В. мастер-класс күрсәттеләр. Семинарның теоретик өлешендә Фатыхова З.А., Кадырова Р.Г., Зарипова Э.М. чыгыш ясадылар. Дәресләргә методик анализ ясалды һәм киңәшләр бирелде.