ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
ОДМС
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Иҗади бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 622 укучы катнашкан.
 

     17 апрель көнне 4 класс укучылары "Уен мәйданчыгы" темасына проект эше башкардылар. 2 дәрес буена эшләнгән проект эшенең этаплары: оештыру өлеше, эшне башкару, тәкъдим итү, бәя бирү, йомгаклау.

 
Мөслим «Кояшкай» балалар бакчасында район балалар поликлиникасы педиатры М.М.Салимова, шәфкать туташы Г.Р. Шайхиева һәм  “Кояшкай” балалар бакчасының шәфкать туташы З.Ш.Зиннурова катнашында чираттагы балаларның сәламәтлеген тикшерүе узды.
 
Балалар бакчасында балаларны стресслардан арындыру өчен,  бакчага ияләшү, иртәнге якта  әти-әниләр белән аерылышуны җиңеләйтү өчен ялгызлык почмакларын булдыру зарур.
 
"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Елгабаш авылы китапханәчесе хезмәт ветераннары Мәйсәрә һәм Фәгыйль Муллашевларны Ә.Шәриповның "Утлы еллар аша" китабы белән, яңа газета-журналлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International