Балалар бакчасында балаларны стресслардан арындыру өчен, бакчага ияләшү, иртәнге якта әти-әниләр белән аерылышуны җиңеләйтү өчен ялгызлык почмакларын булдыру зарур. Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында бу максатны истә тотып,төркемнәрдә яшь үзенчәлекләренә туры китереп, шундый почмаклар булдырылды. Ялгызлык почмагында балалалар уй- фикерләрен, кичерешләрен уртаклашалар. Шул арада аларның кәефләре яхшыра һәм бала тынычлана. ФДББС таләпләренең устерешле әйләнә-тирәлек турындагы пукты нәкъ шуны таләп итә.