15 апрельдә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
15 апрельдә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Иҗади бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 622 укучы катнашкан. Сайлау турын уңышлы узган 85 укучы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Укучылар өчен Казан шәһәренең мәдәни-архитектура һәйкәле саналган Кремль территориясенә, Кол Шәриф мәчетенә экскурсия оештырылды. Гимназиянең 8а сыйныфы укучысы Илүзә Кашапова (укытучысы Э.В.Тимергалиева) “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә икенче ел рәттән катнаша. Узган ел өченче премиягә ия булса, быел “Серле кунаклар” хикәясе Илүзәгә “Проза” номинациясендә 8-9 нчы сыйныфлар арасында җиңү китерде: Илүзә Кашапова беренче премия иясе булды. 10-11 нче сыйныфлар арасында гимназиянең 10 а сыйныфы укучысы Нәзилә Сәрвәрова (укытучысы З.Н.Шәнгәрәева) “Проза” номинациясендә “Тургай тыкрыгы” хикәясе белән икенче премиягә лаек дип табылды. Җиңүчеләр Казаннан яңа иҗат дәрте, күңел күтәренкелеге белән кайттылар. Укучыларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез! Җиңүләрегез дәвамлы булсын, кызлар!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International