ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
25  нче май көнне мәгариф идарәсе базасында 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарын оештыручы укытучылар өчен укыту-өйрәтү семинары үтте. Алар 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча инструкцияләрне, имтихан бланкларын, беркетмәләрен тутыру тәртипләрен кабатладылар.
25 нче майда  Россиядә БДИның төп этабы башланды. Район мәктәпләренең 6 унберенче сыйныф укучысы Әлмәт шәһәре имтихан кабул итү пунктында география һәм литературадан имтихан тапшырып кайттылар.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында ХXIII “Каравон” Бөтен Россия рус фольклоры фестивале узды. Анда безнең районнан Михайловка авылы "Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле чыгыш ясады.

23
май, 2015 ел
шимбә
Өченче буын Республика спартакиадасы
Бүген Дуслар клабта...
Ремонт эшләре бара...

22
май, 2015 ел
җомга
Бүген районыбызның 23 мәктәбендә һәм аларның 17 филиалында соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларын 139, 9 нчы сыйныфларын 219 укучы тәмамлый.
20 май көнне сәнгать мәктәбе чыгарылыш класс укучыларын олы юлга озатты

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хореография бүлегенең чыгарылыш класс укучылары бию сәнгате тарихы hәм бию композициясе буенча имтихан бирделәр.
Вокал бүлеге укучылары Россиякүләм «Медалинград» конкурсында «җыр һәм музыка иҗаты» номинациясендә катнашып үзләрен сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International