БДИ старт алды

2015 елның 26 мае, сишәмбе
25 нче майда  Россиядә БДИның төп этабы башланды. Район мәктәпләренең 6 унберенче сыйныф укучысы Әлмәт шәһәре имтихан кабул итү пунктында география һәм литературадан имтихан тапшырып кайттылар. Барлыгы  БДИда район мәктәпләренең 136 унберенче  сыйныф укучысы катнашачак. Имтихан кабул итү пункты – Мөслим лицее, ул он-лайн режимында видеокүзәтү системасы һәм металл рамкалар белән җиһазланган.  БДИны үткәрү бердәм расписаниесе нигезендә, мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар түбәндәгечә уздырыла: 28 май - рус теле; 1 июнь - база дәрәҗәсендә математика; 4 июнь - профиль дәрәҗәсендәге математика. Сайланган имтиханар 25 май, 8, 11, 15, 17 һәм 18 июнь көннәрендә үткәрелә. Барлык фәннәрне тапшыру өчен резерв көннәр - 22-26 июнь.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International