СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ - 2015

2015 елның 22 мае, җомга
Бүген районыбызның 23 мәктәбендә һәм аларның 17 филиалында соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларын 139, 9 нчы сыйныфларын 219 укучы тәмамлый.

2014-2015 нче уку елы тәмамлану алдында. Мәктәпләрдәге 2180 бала бу көннәрдә йомгаклау контроль эшләре, тестлаштырулардан беркадәр арып, финиш сызыгын көтәләр. 1 нче сыйныфларның иң кечкенәләр булуын исәпкә алып, аларны бүгеннән үк ялга җибәрсәләр, 2-4 нче сыйныфта укучылар әле 1 атна  экскурсияләргә чыгачаклар, 5-8, 10 нчы сыйныфлар исә белем алуларын дәвам итәчәкләр. Чыгарылыш сыйныфларда имтиханнар башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International