Студентлар көне уңаеннан Әмәкәй мәдәният йортында "Яшьлек бит ул бер генә" исеме астында дискотека оештырылды.
Буген 17 нче ноябрь конне район мәдәният йортында оешма предприятиеләренең узешчэн сәнгатьтә катнашучылары көч сынаша.
Әлеге райондашыбыз турында күпләрегез хәбәрдардыр! Арслана (Алсу Таҗетдинова) Мөслимлеләрне беренче сольный концерты белән сөендермәкче!
"Мизгел" белгечләре райондагы яшьләр ялын оештыруның төрле ысулларын куллана. Бу атнада алар аграр көллият студентлары өчен туган якка багышланган интеллектуаль - күңел ачу кичәсе үткәрәчәк.
Рус әдәбиятыннан (татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен) республикакүләм олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре дә бик куанычлы. Җиңүчеләребез: Мөслим урта мәктәбенең 7Б сыйныфы укучысы Мирзаянова Эльгина (укытучысы Хуҗагалиева Л.М.); Әмәкәй урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Бәдретдинова Алисә (укытучысы Фаррахова Р.Г.); Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Фазыйлова Виктория (укытучысы Фазыйлова С.В.); Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәйгарданова Регина (укытучысы Фазлыева А.В.); Күбәк урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гарипова Алисә (укытучысы Нуруллина Э.М.).
Рус теленнән (татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен) республикакүләм олимпиададан муниципаль турының нәтиҗәләре билгеле булды. Алар түбәндәгеләр: Мөслим гимназиясенең 7Б классы укучысы Ханнанова Алия (укытучысы Фазлиева А.В.); Әмәкәй урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Бәдретдинова Алисә (укытучысы Фаррахова Р.Г.); Әмәкәй урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы Фаррахова Р.Г.); Мөслим лицееның 11 нче сыйный укучысы Мурзина Илүзә (укытучысы Халиуллина Л.И.).
Елгабаш авылы китапханәчесе мәктәп укучыларын Зариф Мөэминовның "Маҗара" дип исемләнгән китабы белән таныштырды. Китап укучыларда кызыксыну уятты.
16 нчы ноябрь көнне район мәдәният йртында Әлмэт драм театры Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә 4 кияү” спектаклен сәхнәләштерде.
Бүген 17 нче ноябрьдә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә география укытучыларының “Укучыларны география буенча йомгаклау аттестациясенә әзерләү” темасына район методик берләшмә утырышы узды. 7нче класста беренче квалификацион категорияле география укытучы Гарипова Г.Р. “Тын океан- иң, иң...”дигән темага, 6 нчы класста география укытучысы Фархутдинов А.Р. “Географик координаталар темасын гомумиләштереп кабатлау” дигән темага ачык дәресләр үткәрелде.
Дәресләр эшлекле атмосферада үтте. Укучылар эшчәнлеге бик яхшы оештырылды. ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр булды. Сингапур структуралары да кулланылды. Дәресләргә үзанализ һәм укытучылар тарафыннан анализлар ясалды. ЕГЭ биремнәре буенча С-5 заданиеләре эшләнелде.
Кораллы көчләр сафларына хезмәт итәргә чакырылучы егетләргә юл теләкләре белән ...