Бүген 17 нче ноябрьдә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә география укытучыларының “Укучыларны география буенча йомгаклау аттестациясенә әзерләү” темасына район методик берләшмә утырышы узды.

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

       Бүген 17 нче ноябрьдә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә география укытучыларының  “Укучыларны география буенча йомгаклау аттестациясенә әзерләү” темасына район методик берләшмә утырышы узды. 7нче класста беренче квалификацион категорияле география укытучы Гарипова Г.Р. “Тын океан- иң, иң...”дигән темага, 6 нчы класста география укытучысы Фархутдинов А.Р. “Географик координаталар темасын гомумиләштереп кабатлау” дигән темага ачык дәресләр үткәрелде.

     Дәресләр эшлекле атмосферада үтте. Укучылар эшчәнлеге бик яхшы оештырылды. ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр булды. Сингапур структуралары да кулланылды. Дәресләргә үзанализ һәм укытучылар тарафыннан анализлар ясалды. ЕГЭ биремнәре буенча С-5 заданиеләре эшләнелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International