Призывникларны Россия Федерациясе Кораллы көчләр сафларына хезмәт итәргә җибәрү чарасы

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

    Бүген, Мөслим муниципаль районында, призывникларны Россия Федерациясе Кораллы көчләр сафларына хезмәт итәргә җибәрү чарасы булып узды. Алар арасында Мөслим авылыннан Хакимуллин Нияз. Вагизов Шамиль, Идрисов Азат, Гильмутдинов Данил, Сикия авылыннан Хайбрахманов Нияз һәм Хурматуллин Илназлар бар иде.

    Кораллы көчләр сафларына хезмәт итәргә чакырылучы егетләргә юл теләкләре белән Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов мөрәҗәгать итте. Ул призывникларны үз гомерләрендәге иң мөһим чараларның берсе булган вакыйга белән тәбрик итте һәм яхшы гына хезмәт итеп кайтуларын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International