ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Ел алдыннан Яңа петардалар куркынычы  арта ...

Рейд узды


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

19 ноябрь - бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан "Очкын" активистлары дебатлар оештырды.

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Аграр көллият студентлары арасында " Нәрсә? Кайда? Кайчан?"интеллектуаль - күңел ачу кичәсе уздыра. Акыл көрәшендә 3 команда катнашыр дип көтелә. 

20 ноябрь көнне Мөслим урта мәктәбе һәм  Мөслим гимназиясе базасында россиякүләм балаларның хокукларын яклау көненә багышланган очрашулар узды.

 

20 нче ноябрь  көнне мәгариф идарәсендә  мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр  җитәкчеләре   киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә бакча мөдирләре  хәзерге көндә актуаль темалар  буенча   фикер алыштылар. Киңәшмәдә  мәгариф идарәсе методистлары Шәрифуллина Р.Р.,  Ибраһимов И.М. . чыгыш ясадылар. 

 

 

Мөслим үзәк китапханәсендә фронтовик-шагыйрь Вәдүт Мифтаховның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Әйтер сүзе бар" дип исемләнгән тематик кичә үтте.

Яңа Усы авылы китапханәсендә якташыбыз, әдип һәм фольклорчы Зариф Мөэминовның “Маҗара” китабына күзәтү формасында әңгәмә үтте. Язмаларыннан күренгәнчә авторның күп илләр, җирләр гизүе, җафалар күрүе, җәберләнүе турында фикер алышынды.

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Җәлилова I урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хәкимова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International