Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру, туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны эзләнү эшләренә тарту максатыннан 19 нчы ноябрь көнне Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр-нәсел агачы" II төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Җәлилова I урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хәкимова. Котлыйбыз!