19 ноябрь - бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне. Сәләмәт яшәү рәвеше, тәмәкенең зыяны турында пропаганданы балаларга яшьлиаңлатырга кирәклеген барыбыз да яхшы белә. "Мизгел" яшьләр үзәге әлеге датаны үзенчәлекле итеп уздырды. "Очкын" активистлары ике командага бүленеп дебатлар оештырды. Бер команда тәмәке ЯКЛЫ, ә икенче команда КАРШЫ булды. Батл бик җанлы рәвештә үтте, һәм дебатлар ахырында тәмәке ЯКЛЫ бҗулган команда үзләрен якларга аргумент табалмыйча, җиңелүләрен таныды. Мондый төр тренинглар, агитация, брошюраларга караганда, кешенең үзаңына ныграк тәэсир итә. Һәм шуны да әйтергә кирәк: яшьәр арасында тәмәке тарту - бу инде кичәге мода! Без сәләмәт халык яклы!