9 декабрь көнне,инвалидлар декадасы уңаеннан, Баек мәдәният йорты директоры, 1 группа инвалид Нуриахметов Мөнәвиснең өенә барды.Аңа узенең күчтәнәчләрен, җылы сүзләрен бүләк итте.
Мәлләтамак мәдәният йортында китапханә белән берлектә "СПИД: аннан ничек сакланырга?" темасына яшьләр белән тематик кичә үтте. Кичәдә яшьләргә чирне эләктерү аннан саклану ысуллары аңлатылды. Азактан кул көрәше бәйгесе үткәрелде.
9 декабрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортының "Замандаш" театр коллективы Аманулланың "Әлепле әртистләре" комедиясе белән Октябрь авылы тамашачысы алдында чыгыш ясады.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Үрәзмәт авылы китапханәчесе Салихова Рәйсә апага барып Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы белән таныштырды, китапны бүләк итте.
Инвалидлар декадасы ункөнлеге кысаларында Кр.Шуран авылы китапханә китапханәчесе, тумыштан инвалид тәрбияләүче гаиләнең өйләрендә булды Һәм Силяков Владиславка ярдәм пакеты тапшырды.
"Очкын" активистлары акцияга чыктылар...
ИНСТРУКЦИЯ
по применению гражданами бытовых пиротехнических изделий
Әмәкәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Йөрәкләрдән –йөрәкләргә " дигән кичә узды.
икъдисат булеге
икъдисат булеге