Әмәкәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Йөрәкләрдән –йөрәкләргә " дигән кичә узды. Ул инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле авылдашларыбыз хөрмәтенә үткәрелде.Бу чарада укучылар спектакль күрсәттеләр.Кунакларыбызның кул эшләреннән һәм китаплардан күргәзмә оештырылды.