Хәмер сатуга лицензияләр бирү тәртибе кырысланырга мөмкин

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелде. Аның нигезендә алкогольле продукция сатуга лицензиясеннән мәхрүм итү эшмәкәргә яңа лицензия бирүдән баш тартуга нигез булып торырга мөмкин. Әлеге идеяне тәкъдим итүчеләр – Коми Республикасы законнар чыгару җыены депутатлары. Алар “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” федераль законга тиешле үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзер алкогольле продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозган эшмәкәрләр спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүгә яңа лицензияне бернинди комачаулыкларсыз алу мөмкинлегенә ия. Инициатива авторлары фикеренчә, тәкъдим ителә торган чара хәмер сатучы оешмаларда дисциплинаны яхшыртуга һәм аларның лицензия таләпләрен үтәүләренә этәргеч бирүгә ярдәм итәчәк, дип яза «Российская газета».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International