13 нче гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Искечә Яңа Ел бәйрәме үтте.
Бүген, мәгариф идарәсендә, "Ел укытучысы - 2016" бәйгесенә әзерлек буенча семинар үтте. Семинарда мәгариф идәрәсе җитәкче урынбасары Харисова Л.М., "Ел укытучысы - 2015" конкурсының муниципаль этабының җиңүчесе Арсланова Л.Н., физика укытучысы һәм "Ел укытучысы - 2015" бәйгесендә катнашучы Ялалов А.Л. чыгыш ясадылар.
Яңа Усы китапханәсендә якташыбыз, актер Наил Галимулла улы Әюповның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Сәхнә өчен яратылган кеше” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
12 гыйнвар көнне Район мәдәният йортында “Могҗизалар төненнән Маҗаралар иленә” исемле мал-маскарад үтте.
Шуганка авыл мәдәният йортында "Безнең киләчәк көннәребез" дип аталган студентлар кичәсе утте.
Музей экспонатлар белән байый