Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе
Киләчәктә яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як тарихын саклаучы hәм яратучылар итеп тәрбияләү максатыннан ачылган Мөслим сәнгать мәктәбе музеена узган ел Солтанов Рушат Җәүдәт улы, Йосыпов Моряк Шәйхрахман улы күп кенә экспонатлар тапшырганнар иде. 12 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торучы районыбызның күренекле шәхесе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов музейга үзешчән композитор Васыйл Әхмәтҗановның шәхси әйберләрен, китапларын, нота, үзе иҗат иткән җырларның ноталарын тапшырды. 2012 нче елның июлендә Васыйл Әхмәтҗановның балалары сәнгать мәктәбенә әтиләренең шәхси пианиносын бүләк иткәннәр иде. Сәнгать мәктәбендә белем биргән укытучылар турында мәгълүматларыгыз, райондагы мәдәният, сәнгать өлкәсендә тарихи әhәмияткә ия булган экспонатларыгыз булса, безгә 2-51-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International