Районыбызның күрке булган "Мөслим туган як музее" яңадан - яңа экспонатлар белән байый. Шушы көннәрдә генә мөслимлеләр тарафыннан Коръән китабы, керосин лампасы, үлчәү, урак кебек тарихи әһәмияткә ия экспонатлар тапшырылды. Музей үсешенә үз өлешен керткән райондашларыбызга рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.