ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Мастер-класс

15 февраль көнне Район мәдәният йортында Симәк авыл җирлекләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.

Музейда кунакта Мөхәммәтшин Ф.Х.

Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Бар җырымны илгә багышладым" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Олы Чакмак авылы китапханәчесе "Умырзая" балалар бакчасы нәниләренә "Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда" дип исемләнгән балалар иртәсе уздырды. 
Тат.Бүләр авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан "Шагыйрь эзләре буйлап" дип исемләнгән "Могҗизалар кыры" уены үтте. 

15 нче февраль көнне районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Инзилә Әюпова, Наилә Шәфигуллина (О.Чакмак), Гөлназ Гайнетдинова (Мөслим), Эльвира Ситдикова, Ләйсән Сафина (лицей) Минзәлә шәһәрендә үткән Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм  “Җәлил-җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл”  дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылар М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжының актлар залында үткәрелгән тантаналы митингта  катнаштылар. Музейда экскурсиядә булдылар. Конференция 3 секциядә эшләде.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның 5нче сыйныф укучылары белән герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап «Өзелгән җыр эзеннән» дип исемләнгән әдәби кичэ үткәрделәр.

 Мөслим лицееның 9 класс укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәре герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International