"Бар җырымны илгә багышладым"

2016 елның 16 феврале, сишәмбе
Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Бар җырымны илгә багышладым” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмәлек оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады. Соңыннан укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын укыдылар. Кичәнең ахырында шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International