Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Мурзина И. татар һәм рус мәктәпләре арасында үткәрелгән татар теленнән республикакүләм олимпиадада призер булды. Илүзәне җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә уңышлар теләп калабыз!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе, Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә лицей, Вәрәшбаш, Симәк, Әмәкәй мәктәбе укучылары катнашу хокукы алдылар. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Айрат Шамс III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызы.
икъдисат булеге
Опека һәм попечительлек бүлегендә асрамага бала алган ата-аналарның клуб җыелышы үтте.
19 нчы февраль көнне Мөслим урта мәктәбенең 7 б классы укучылары (класс җитәкчесе Зарипова Эльвира Мансуровна) “Тормыш дәресе” кысаларында райнның иң уңышлы кешеләренең берсе “Агромастер” җитештерү компаниясенең генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиянович белән очрашты.
Хәзер ГХАТ бүлегенә барлык төр гаризалар бирүне, дәүләт пошлиналарын түләүне, приемга язылуны башкарма комитет бинасында урнаштырылган инфомат аша башкарып була.
"Электрон хөкүмәт" терминалы ярдәмендә теләгән кеше, банкта чират тормыйча гына, торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен, дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны түли, табибка языла ала һ. б. Түләүләрне банк картасы ярдәмендә кертергә була. Түләү өчен комиссия алынмый.
18 февраль көнне Район мәдәният йортында Совет Гәскәрләрен Әфганистан чигеннән чыгаруга 27 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе булып узды.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар" көненә багышлан рәсем конкурсы игълан ителде.