"Тормыш дәресләре" кысаларында Илгиз Исламов белән очрашу

2016 елның 20 феврале, шимбә

19 нчы февраль көнне Мөслим урта мәктәбенең 7 б классы укучылары (класс җитәкчесе Зарипова Эльвира Мансуровна) “Тормыш дәресе” кысаларында райнның иң уңышлы кешеләренең берсе “Агромастер” җитештерү компаниясенең генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиянович белән очрашты. Очрашу барышында кунак үзләре җитештерә торган авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырды, аларның экономик яктан отышлылыгын асызыклады.

Очрашуда  укучылар белән “ Үз бизнесыңны нәрсәдән башларга”, “ Үз вакытың белән ничек дөрес идарә итергә”, “Акча санаганны ярата”, “Ничек Кеше булып калырга”, “ Өлкәннәр һәм иптәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр”, “Якыннарыңны ярату һәм хөрмәт итү”, “Спорт һәм яраткан шөгыль», “Мәктәбемнең чал тарихы” темаларына дискуссия, әңгәмә корылды.

Илгиз Зәкиянович балаларга Мөслимебез табигате чагылдырылган фоторәсемнәрен күрсәтте, тирә-юнебезнең матурлыгын күрә һәм саклый белергә ассызыклады. Укучыларны районыбызның чын патриотлары булырга өндәде, укуларында һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International