Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе, Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә лицей, Вәрәшбаш, Симәк, Әмәкәй мәктәбе укучылары катнашу хокукы алдылар. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Айрат Шамс III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызы.