Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры мәктәп китапханәсендә " Муса Җәлил-бөек шагыйрь»дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Балаларны аның биографиясе белән таныштырдылар, китап күргәзмәсе оештырылды.
Әмәкәй авыл мәдәният йортында "Асылташ" клуб берләшмәсендә катнашучылар "Минем яраткан шөгылем"дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында үзешчән артистларның концерт номерлары белән "яшь елларны искә төшереп" дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Бергәләп, һәркайда, һәрвакыт укыйбыз" акциясе кысаларында картлар йортындагы китапларны, вакытлы мәтбугатны яңарттылар.
Михайловка авыл мәдәният йортында 10 февральдә Казан шәһәрендә узачак XXVIII ачык рус хор музыкасы фестиваленә әзерлек бара.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре китап сөючеләр өчен мәгълүмат сәгате үткәрде һәм фондка кайткан яңа китаплар белән таныштырды.
Октябрь авыл мәдәният йортында "Без - уңган кызлар"дигән кул эшләре түгәрәге узды.
Ниһаять “Квиз” интеллектуаль-күңел ачу уенының суперфинал туры җитте.
Иске Карамалы мәдәният йортында бакыйлыкка күчкән әниләребезне искә алу "Әни төсе" дип аталган кичә узды.
"Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында үзәк китапханәдә якташ - артистларыбыз Алмаз Мирзаянов һәм Динә Закирова кунакта булды. Чараны тагын да ямьләп Динә Закирова скрипкада уйнады. Килгән кунаклар арасында концертка ике билет уйнатылды.