“Квиз” интеллектуаль-күңел ачу уенының суперфинал туры.

2019 елның 8 феврале, җомга

Ниһаять “Квиз” интеллектуаль-күңел ачу уенының суперфинал туры җитте. Уенда беренче этапта җиңү яулаган ике команда – Мари Бүләр төп һәм Тат.Бүләр урта мәктәпләре очрашты. Ярыш этапларын узганнан соң җиңүче билгеләнде, ул – “Шундыйлар” исеме астында чыгыш ясаучы Тат.Бүләрлеләр командасы. Икенче ел инде алар уенның күчмә кубогын үзләрендә калдыралар. Җиңүче командага мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау кәгазе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International