8 февраль көнне Симәк мәдәният йортында Минзәлә районы Тат. Мөшеге авыл узешчәннәре "Ихлас күңелдән" исемле концерт куйды.
Елгабаш авыл китапханәчесе Соләйманова Г.М. ветераннар клубы членнары һәм тыл ветераннары өчен «Утлы еллар авазы» дип исемләнгән очрашу үткэрде. Чараның максаты: өлкэн кешелэрне хөрмәт итәргә өйрәту, тарихи- патриотик хисләр тудыру. Ветераннар узләренең буш вакытларын ничек үткәрү турында сөйлэделәр . Шигырьләр укып, җырлар җырлап вакыт уздырдылар.
"Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп коллектив эш башкардылар.
"Чаңгы юлы-2019" спорт чарасына әзерлек башланды..
Район мәдәният йорты коллективы Мөслим муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында узган XXIX кышкы спартакиадада актив катнаша.
Үзәк балалар китапханәсендә "Миләшкәй" балалар бакчасы кунакта булды. Китапханәче нәниләр өчен Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Кызыл ромашка" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм китаплары белән таныштылар , соңыннан "Кызыл ромашка" шигыре укылды, китапларына күзәтү үткәрелде.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык 2019" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.
Үзәк китапханә хезмәткәре картлар һәм инвалидлар йортында булып өлкәннәр өчен Муса Җәлил иҗатына багышланган “Үлемем дә яңгырар җыр булып” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, авторның китапларына күзәтү ясалды.
Симәк авыл мәдәният йортында Торыш, Красноярс һәм Елгабаш авылларының үзешчән артистлары "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" район смотр-конкурсына әзерлек бара.