ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Тугаш авылы китапханәчесе «Һәр йортка - китап нуры!» акциясе кысаларында Гыйлметдиновлар гаиләсенә барды. Газета-журналларның яңа саннары белән таныштырды. 


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мари Бүләр авыл клубы коллективы Әфганчылар Якупов Георгий һәм Миңлигәрәев Вячеслав өчен мемориаль такта куюда катнашты.

ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ

Михайловка авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык 2019" район яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры булып узды. Анда Рус Шуган авыл мәдәният йорты, Шуганка авыл мәдәният йорты, Баланлы авыл мәдәният йорты, Ташлыяр һәм Тойгелде авыл мәдәният йорты  балалар коллективлары чыгыш ясады.

Бүген “Мизгел”яшьләр үзәге белгечләре Аграр көллияттә укучы егет-кызларга   Гашыйклар көне уңаеннан “Изге Вәли” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде... 

Югары Табын авыл мәдәният йортында Туган телгә багышланган тематик сәгать узды.

13 февраль көнне район мәдәният йортында Иске Карамалы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" смотр-конкурсының концерты булып узды.

13 февраль көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык 2019" район яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.Үрәзмәт авыл мәдәният йорты, Исәнсеф авыл клубы, Яңа Сәет авыл мәдәният йорты, Мари Бүләр һәм Сикия авыл мәдәният йорты балалар коллективлары чыгыш ясады.

Елгабаш авыл клубында Әфганстан гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган "Әфганстан-йөрәк ярам"дигән кичә булып узды.Әфганчылар Гәрәев И.һәм Госманов Д. белән очраштылар.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Әфганстан – йөрәк ярам” исемле әдәби кичә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International