Әдәби кичә.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Әфганстан – йөрәк ярам” исемле әдәби кичә үткәрделәр. Әфган җирендә ун ел буе дәвам иткән сугышта һәлак булган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән райондашларыбыз турында сөйләделәр, бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфган сугышы турында документаль фильм күрсәтелде. Кичәгә кунак итеп Әфган сугышында катнашкан, бүгенге көндә Бикмәч авылында гомер итүче Николаев Николай Николаевич чакырылды. Ул үзенең хезмәт иткән чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Кунагыбыз очрашу азагында илләребез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз исән-сау булсыннар дигән теләктә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International