Бүген “Мизгел”яшьләр үзәге белгечләре Аграр көллияттә укучы егет-кызларга Гашыйклар көне уңаеннан “Изге Вәли” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, студентлардан мәхәббәт турында фикерләр тыңланылды. Кичәбезнең төп өлеше булып егет -кызларның парларга бүленеп төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынашулары булды! Парлар “Иң идеаль пар”титулына ярыштылар!
Бәйге 4 турдан торды :
-Викторина сораулары.Бу турда парлар безгә мәхәббәт буенча никадәр белемле һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр.
-“Мәхәббәт җырлары”.Бу бәйгедә парларның мәхэббәт җырларын белүләре соралган иде.
-“Валентинка язу”.Парлар үз сөйгән ярларына валентинкалар язып бер-берсенә укыдылар.Иң тәмле телле парга 4 йөрәк тапшырылды!
-“Золушка”.Золушка әкиятендә кебек кызларның төшеп калган туфлиләрен егетләргә күзләре бәйләнгән килеш табып кидертү иде.
Бәйгеләр тәмамлануга без Иң күп йөрәк җыйган парларны төрле номинацияларда бүләкләдек:
-“Иң шаян пар”Оля бн Разиф 7 йөрәк җыйдылар
-“Иң уңган пар”Ильяс һәм Ләйсән 10 йөрәк җыйдылар
-“Иң татлы телле пар” Айбар һәм Кристина йөрәк җыйдылар
Ә инде Фаяз һәм Альбина 15 йөрәк җыеп“Иң идеаль пар”титулына лаек булдылар!
Кичәбез матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.