2019 нче елның 15 нче февралендә сәгать 9да районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Әфганстан территориясеннән чикләнгән Совет гаскәрләре контингентын чыгаруга 30 ел тулу көненә багышланган митинг үткәрелде. Чараны Мөслим муниципаль районы Башлыгы, район Советы рәисе Рамил Хэмзэ улы Муллин ачты, бар дөньга тынычлык теләде. Митингта сөйләнгән һәр сүзләр дә митингка җыелган Мөслим халкының, оешма-предприятияләре вәкилләренең, мәктәп һәм һөнәри училище укучыларының күңелләрен дулкынларды.
Митинг тәмамлангач район башкарма комитеты вәкилләре Әфган сугышы ветераннары белән берлектә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә һәлак булган райондашлар каберләренә чәчәк салырга юнәлделәр. Сугыш геройларын искэ алырга килгән мәтәп балаларына эчтәлекле теләкләр теләде, киләчәк тормышларында бар тик тынычлык булулары ассызыклады.
Илләребез тыныч булсын...