Үзәк китапханәдә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы Гөлсинә Галимуллина белән җылы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Килгән кунаклар Гөлсинә ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә барышында автор үзенең яңа гына табадан төшкән “Кайнар диңгез юлы” китабын тәкъдим итте. Гөлсинә Наилевна катнашучыларның күбесенә бүләкләр таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга истәлек бүләге тапшырды.
13 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының беренче ярымфиналын үткәрделәр...
13 нче март көнне район мәдәният йортында Баек авыл җирлегенең катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды.
Узган күркәм вакыйгаларга бай булды. Бәйрәм яллары вакытында Мөслимнең иң талантлы балалары Менделеевск шәһәрендә узган “Йолдызлык” яшьләр телевизион фестиваленең икенче зона турында катнашты.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Сикия авыл клубында "Тормыш юлы"дип исемләнгән китап укучылар сәгате узды.
12 нче март көнне Район мәдәният йорты балалар коллективы "Мизгел", җитәкчесе Нәбиева К. В., Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" XXII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең «Хореография» номинациясендә финал турында катнаштылар. Катнашучылар, өченче урынны алып, җиңү белән кайттылар.
Тугаш авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Авылымның айлы кичлэре!» исемле концерты булып узды.
Краснояр авыл клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан "Хатын-кыз-ил курке" дип исемләнгән музыкаль кичә узды.
Тугаш авыл мәдәният йортында халык язучысы - якташыбыз Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриевның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән “Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" исемле әдәби кичә узды.