Узган күркәм вакыйгаларга бай булды. Бәйрәм яллары вакытында Мөслимнең иң талантлы балалары Менделеевск шәһәрендә узган “Йолдызлык” яшьләр телевизион фестиваленең икенче зона турында катнашты. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясаулары белән таң калдырдылар. Энҗе Ибрагимова һәм Булат Солтанов җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле Менделеевск зонасының ике турын да узып, 1 дәрәҗә дипломга лаек булды һәм Казан шәһәрендә узачак финалга чакыру алды. Театр сәнгате бүлеге укучылары чын мәгънәсендә жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулады. Ралина Шәрипова, Ренат Низамов, Регина Шайгарданова 3 дәрәҗә дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре – Ләйсән Закирова. Бүген укучылар өчесе дә Казанда узачак финалга әзерләнә. Җыр сәнгате бүлеге укучыларының күбесе “Йолдызлык” фестивалендә беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан, сәхнәдә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле “За творческое вдохновение” дипломы белән бүләкләнде, җитәкчеләре – Гүзәл Галиева. Гөлназ Йосыпова сыйныфында шөгыльләнүче Сабина Идиятуллина, Диләрә Хәйруллина, Ләйсән Хаматшина фестивальдә тәүге тапкыр чыгыш ясадылар. Булат Латипов, Нияз Нургалиев, Лиана Хәбибуллина, уңышлы чыгыш ясап, тамашачылар тарафыннан зур алкошларга күмелделәр. Элиза Гыйздщтова “За творческий поиск” номинаиясендщ диплом алды.