Гөлсинә Галимуллина белән очрашу.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

   Үзәк китапханәдә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы Гөлсинә Галимуллина белән җылы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Килгән кунаклар Гөлсинә ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә барышында автор үзенең яңа гына табадан төшкән “Кайнар диңгез юлы” китабын тәкъдим итте. Гөлсинә Наилевна катнашучыларның күбесенә бүләкләр таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга  истәлек бүләге тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International