"Мөслим даһилары" - 4 ярымфинал!

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

02 апрель көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының дүртенче ярымфиналын үткәрделәр. Дүртенче уенда Карамал авыл җирлегеннән “Калмыя казлары” командасы, “Фаиза” кооперативыннан эшләүче яшьләрнең “Дуслык” командасы, Балалар сәнгать мәктәбе - "Чибәр кызлар" командасы һәм Мөслим Мөслим районы электр челтәреннән “Энергетики” егетләре командасы көч сынашты. 4 нче урында “Фаиза” кооперативыннан “Дуслык командасы”, 3нче урында Карамал авыл җирлегеннән “Калмыя казлары”, 2 нче урында “Энергетики” егетләр командасы, ә инде 1 нче урынны Балалар сәнгать мәктәбеннән "Мөслим чибәрләре" командасы алды һәм финалга чыкты. Финал 10 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә узачак!!!! Килми калма дустым, бик кайнар булачак!!! #МизгелЯҮ #Безбергэ #Мөслим #Безбергэ #Безбулдырабыз

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International