ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрель кичендә З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Без бергә” диа аталган балалар халык иҗаты  фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты узды.

Баланлы авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен шашка уеннары үткәрелде.

Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен  2019 нче елда “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерүче укытучылар өчен 23 нче апрель көнне 13.00 сәгатьтә Мөслим лицее актлар залында җәмәгать тыңлаулары үтәчәк.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Һәр йортка - китап нуры!" акциясе кыйсаларында хезмәт ветераннары Мөхәмәтрахимова Нәфисә һәм Муллахметова Нәсиханың өйләрендә булып яңа кайткан газет-журналлар белән таныштырды.

Сикән авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан теннис уеннары узды.

Баек авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Сәламәт булыйк!" дип исемләнгән тематик дәрес узды.

Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр өчен "Тәмәке катнашмалары"дип исемләнгән тематик әңгәмә булып узды.

Баланлы авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә «Физкультура һәм сәламәтлек» викторинасы узды.

Яңа Карамалы авыл клубы директоры балалар бакчасы балалары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган "Кошлар-безнең дусларыбыз" экологик акциясе үткәрде.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Читландиягә сәяхәт " дигән мавыктыргыч викторина булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International