5 апрель кичендә З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Без бергә” диа аталган балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты узды. Залда зоналарда чыгыш ясаган 350 бала тамаша кылды. Мәктәпләрдә чыгыш ясап та, район этабына уза алмаган һәр балага диплом тапшырылды. Аларны район иҗтимагый Советы җитәкчесе Р.Җ Солтанов котлады. Концертта катнашучыларны аппарат җитәкчесе Г.Г.Гарипов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов котлады. Алар артистларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. 10 апрельдә Актаныш районында фестивльнең зона туры узачак. Катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!