Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен 2019 нче елда “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерүче укытучылар өчен 23 нче апрель көнне 13.00 сәгатьтә Мөслим лицее актлар залында җәмәгать тыңлаулары үтәчәк.
Әлеге чараның максаты – дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.