ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

  Үзәк китапханә базасында юбиляр китапларга багышланган “Следуй за победой” исеме астында квест-уенның 3 нче туры үтте.  Юрий Бондаревның “Горячий снег” повесте буенча әзерләнгән бәйгедә Олы Чакмак һәм Шуганка авылы кызлары “Батырлар” командасы I урынга, Тойгелде авыл җирлегенең “Алга” һәм Крәш Шуран авыл җирлегенең  “Солнышко” командалары  II урынга лаек булдылар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Замандаш" халык театры район тамашачысы игътибарына  Н.Гаетбайның "Аты барның дәрте бар" комедиясен тәкъдим итте.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Язгы -кыр эшләре

       Яз – яңа ачышлар, яңа уңышлар чоры. “Без бергә” республика фестивале мөслимлеләр арасында да яңа талантлар ачырга ярдәм итте.

   Үзәк балалар китапханәсе “Миләшкәй” балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар өчен Г.Р.Корбанованың “Аю булу кыенмы?” китабы буенча әңгәмә үткәрде. Соңыннан нәниләрне китапханәгә кайткан яңа, кызыклы китаплар белән таныштырды, шулай ук табышмакларга җавап эзләделәр.

   Үзәк китапханә хезмәткәре Аграр көллият студентлары өчен “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән интеллектуаль уен үткәрде.

Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр белән "Терроризмга - юк!" дип исемләнгән аналитик сәгать булып узды. Яшьләр куелган сорауларга җавап бирделәр, алар билгеле бер ситуациядә нинди адымнар кулланулары турындагы фикерләре белән алыштылар. Бесландагы фаҗига турында видеоролик күрсәтелде.

"Аргамак" ат-спорты мәктәбендә экскурсия


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 апреленә
2019 елның 17 апрель 18 сәгатьтән 18 апрель 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил тотрыксыз 3-8 м/с.   
Төнлә минималь һава температурасы -4..-9º, 
көндез максималь һава температурасы +4..+9 .º


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International