Яз – яңа ачышлар, яңа уңышлар чоры. “Без бергә” республика фестивале мөслимлеләр арасында да яңа талантлар ачырга ярдәм итте. Әлеге фестиваль, иң элек, Мөслимдә, аннары Актаныш районында узды. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге фестивальдә дә уңышлы чыгыш ясап, жюри әгъзаларының зур билгесен алды. Булат Солтанов җитәкчелегендәге “Очкыннар” бию ансамбле, Хафизовлар, Салихҗановлар гаилә ансамбльләре, Гөлназ Йосыпова сыйныфы укучысы Диләрә Хәйруллина, район турын уңышлы узып, Актаныш зона турында да чыгыш ясады.