Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр белән "Терроризмга - юк!" дип исемләнгән аналитик сәгать булып узды. Яшьләр куелган сорауларга җавап бирделәр, алар билгеле бер ситуациядә нинди адымнар кулланулары турындагы фикерләре белән алыштылар. Бесландагы фаҗига турында видеоролик күрсәтелде.