“Безнең күңелләрдә син, Тукай”

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

26 нчы апрель көнне Тукай   скверында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип  исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә иҗтимагый совет рәисе  Рушат Җәүдәт улы Солтанов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең Атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, ветеран укытучылар  катнашты. Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләгән әлеге чарада районыбыз мәктәпләреннән килгән шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы укучыларыбыз  Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Лицейның укучылар үзидарәсе һәм Росия укучылар хәрәкәте активистлары  чарада катнашучыларга Тукайның шигырьләрен тараттылар, “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер  җимеш” акциясен уздырдылар. Акция кысаларында укучылар тирә-юньдәгеләрне Тукай шигырьләре аша тәрбияле, акыллы, мәрхәмәтле булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International