ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Гаилә көне уңаеннан Миннахметовлар гаиләсе белән очрашу булып узды. Шулай ук кул эшләреннән күргәзмә үтте.

... полициягә хезмәткәрләр җәмәгать урынында ата — аналарын төнге вакытта озата бармыйча гына тапкан теләсә кайсы баланы алып килергә мөмкин.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Читаем детям о войне" дигән X халыкара акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Пионерия туган көн уңаеннан Баланны авыл мәдәният йортында укучылар белән "Кайда калган пионер чаклар..." дип исемләнгән әңгәмә булып узды.

Семинар-киңәшмә


19
май, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 20 маена
2019 елның 19 май 18 сәгатьтән 20 май 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар белән.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+5, 
туфракта урыны белән кырау -2гә кадәр, 
көндез максималь һава температурасы +10..+15.


17
май, 2019 ел
җомга

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. 17 май көнне Мөслим районында зур чара булып узды, анда Иске Сәет авылыннан Шакирҗан һәм Наилә Мадышиннар, Иске Карамалы авылыннан Рәшит һәм Рәшидә Нуруллиннарны котладылар. Аларны котларга күп санлы балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.

Шулай ук бәйрәмгә 2019 елда никахларын теркәгән яшь гаиләләр дә чакырылган иде. Бәйрәмнең ахырында Ык елгасы яр буенда агачлар утырту булды, анда һәр гаилә үзенең фамилияле агачын үстерүгә башлангыч бирде. �осадка деревьев на набережной р.Ик, где каждая семьи дала начало росту своего фамильного дерева.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

   Үзәк китапханә хезмәткәре Таттелеком хезмәткәрләре белән берлектә Үзәк китапханәдә Россиядә Театр елына багышланган «Бөтен дөнья театр, ә без анда актерлар»дигән чара үткәрделәр. Китапханәче театр үсеше тарихы, театр сәнгатенең җәмгыять тормышы өчен әһәмияте турында сөйләде. Күренекле татар язучысы, татар драматургиясе классигы һәм Г. Камалның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Район мәдәният йортының балалар театр коллективы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр игътибарына Аманулла пьесасы буенча куелган «Мактанчык Әтәч» спектаклен тәкъдим итте. Бу мавыктыргыч музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Күркә, Каз һәм тавык чебиләре. Җәйге кояш һәм салкынча су белән рәхәтләнеп ял итәргә ярый, ә менә кечкенә үпкәләре һәм ахмаклык кына әтәчнең мактануы кошларны тәмам аптырашта калдыра. Һәр әкияттә дә була торган явыз герой кебек монда да явыз Тилгән ял итү йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә кошчыкларны алып китә. Барлык әкиятләрдәге кебек үк, тормыш мәшәкатьләренә карамастан бу әкиятнең дә ахыры бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса нәни тамашачыларга күңеленә бик хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International