Үрәзмәт авылы китапханәчесе, Фаил Шәфигуллинның тууына 80 ел булуны билгеләп, авторның китапларыннан күргәзмә оештырды.
21 май көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны әкият геройлары каршы алды.
Җиңүчеләр:
1 сыйныфлар арасында – Кашапов Тимур Илназ улы
2 сыйныфлар арасында – Шарипова Таңсылу Рәшит кызы
3 сыйныфлар арасында –Зиннурова Илзирә Ирек кызы
4 сыйныф арасында – Мадьяров Әмирҗан Илзир улы.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шуганка авылы китапханәчесе Энҗе Мөэминеваны һәм Фаил Шафигуллинны искә алу кичәсен үткәрде. Аларның иҗатлары белән таныштырды.
Шуганка авылы китапханәчесе "Сабантуй" газетасына һәм "Ялкын" журналына 95 ел тулу уңаеннан, мәктәп балалары белән шул журнал белән гәҗиттә кайткан кул эшләре эшләдек.
Үрәзмәт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән, Музей көнендә, Үрәзмәт авылы музеенда булып, сугыш чоры материаллары белән таныштылар.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан "Балам - багалмам" дигән исем астында кичә узды, биредә кызыклы уеннар һәм ярышлар оештырылды.
Пионерия туган көн уңаеннан Баланлы авылы мәдәният йортында укучылар белән тематик әңгәмә булып узды.
Пионерия туган көн уңаеннан Баланлы авылы мәдәният йортында укучылар белән тематик әңгәмә булып узды.
Олы Чакмак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 3 сыйныф укучылары белән пионерлар көне уңаеннан "Без пионер оныклары" исеме астында әңгәмә үткәрделәр.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ