2019 елның 17 маенда Тукай районында 2019 елның 4 ае йомгаклары, сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын саклап калу, терлекләр үрчетү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Р. А., район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәяхмәтов Р. Р., район хуҗалыклары директорлары һәм баш зоотехниклары катнашты.
Доклад белән Авыл хужалыгы министрның беренче урынбасары Н.Л.Титов, министр урынбасары Н.Н.Хәҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы А. Г. Хисаметдинов, терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы-Р. У. Зарипов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры -Шакиров Ш. К., «Эшкуарлыкны үстерү үзәге» генераль директоры Пичугин В. Б. чыгыш ясадылар.