ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

15 июнь көнне "Яшьлек" спорт комплексында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында районара "Авылдаш" кибете кубогына футбол ярышлары үтте.

"World skills" әлеме эстафетасы Мөслим районында үтте...


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 17 июненә
2019 елның 16 Июнь 18 сәгатьтән 17 июнь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава. 
Урыны белән яңгыр. 
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. 
Төнлә минималь һава температурасы +6..+11, көндез максималь һава температурасы + 20.°.+25.°


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый

                                                         2019 елның 16 июненә
                                        2019 елның 15 июнь 18 сәгатьтән 16 Июнь 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава. 
Урыны белән яңгыр. 
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. 
Төнлә минималь һава температурасы +5..+10.°     
Көндез максималь һава температурасы +15..+20.°


14
июнь, 2019 ел
җомга

Сабантуйны балалар аеруча зур түземсезлек белән көтә. Моның шулай икәнен бүген балалар өчен махсус ясалган мәйданда күрергә була иде. Өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар искиткеч активлык күрсәттеләр. Оештыручылар – мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре егермегә якын төр уен әзерләгәннәр иде.

«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» отряды волонтерлары Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан «Кем беренче?» дигән спорт чарасы үткәрделәр.

Азык әзерләү.

Баек авыл китапханәчесе балалар белән, рус язучысы А. С. Пушкинның туган көненә карата, әкиятләренә  әңгәмә үткәрде.

10 июнь көнне Олы Чакмак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Ык елгасы яры буенда "Табигать  могҗизасы" дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Балалар Ык елгасы һәм елга буенда үсә торган үсемлекләрнең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Экскурсия һәвәскәрләр ярышы белән дәвам итте. Җиңүчеләрне бүләкләү төрле казанышлар өчен башкарылды: иң  күп дару үләннәрен белүче, иң күп  елга исемнәрен  белүче. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

12 июнь көнне Сикия авылы клубында Россия көненә карата "Россияле мин - нинди горурлык" исеме астында әңгәмә булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International