О.Чакмак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Ык елгасы яры буенда "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар.

2019 елның 14 июне, җомга

10 июнь көнне Олы Чакмак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Ык елгасы яры буенда "Табигать  могҗизасы" дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Балалар Ык елгасы һәм елга буенда үсә торган үсемлекләрнең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Экскурсия һәвәскәрләр ярышы белән дәвам итте. Җиңүчеләрне бүләкләү төрле казанышлар өчен башкарылды: иң  күп дару үләннәрен белүче, иң күп  елга исемнәрен  белүче. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International