Сабантуйда «Балалар мәйданчыгы” гөрләде...

2019 елның 14 июне, җомга

Сабантуйны балалар аеруча зур түземсезлек белән көтә. Моның шулай икәнен бүген балалар өчен махсус ясалган мәйданда күрергә була иде. Өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар искиткеч активлык күрсәттеләр. Оештыручылар – мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре егермегә якын төр уен әзерләгәннәр иде.

       Кемнәрдер үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта сынаса, кайберләре физик көчләрен күрсәтте. Авыш баганага менәргә теләүчеләр ахырга кадәр чират хасил итте. Иганәчеләр биргән ике әтәч белән бер тавыкның хуҗалары табылганнан соң да, бүләк алучылар шактый җыелды. Капчык киеп, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, әйбер кисү кебек милли уеннардан тыш, канат тартышу, капчык сугышында катнашу, турникта күтәрелү мөмкинлеге дә тудырылды. Савыттан стаканга губка белән су ташу, кәрзингә шарчык ыргыту, ластылар киеп узышу,кәшәкә белән шарны әйләндереп килү кебек ярышлар да балалар күңеленә хуш килде дип уйлыйбыз.

Бәйге-уеннар барышында сәхнәдә җырчылар, биючеләр, шигыйрь сөйләүчеләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте, дәртле җырлар, бию көйләре бәйрәмне тагын да җанландырды. "Игелек уят"отряды волонтерларлары үзләренең флешмоблары белән сәхнә алдына җыелган балаларны биетте.Алып баручы Айсылу Шарифуллина уеннарны, концерт номерларын аралаштырып, һәр балага сәхнәдә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ахырдан оештырылган чүп җыю бәйгесендә дә балалар активлык күрсәтеп, санаулы вакыт эчендә мәйданны чүп-чардан арындырдылар, үзләре дә сизмәстән файдалы эш башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International