ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 июнь көнне Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбендә беренче сменада ял итүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мизгел"ЯҮ һәм "Игелек уят" отряды волонтерлары бн берлектә мәктәпнең спорт мәйданчыгында күңелле эстафета оештырылды...

Шуганка авыл мәдәният йортында "Коррупциясез тормыш" темасына әңгәмә булып узды.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез һәм кич яшен һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.
                                                  2019 елның 28 июненә
                          2019 елның 27 июнь 18 сәгатьтән 28 июнь 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән яңгыр.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез һәм кич урыны белән яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11, көндез максималь һава температурасы + 17 .º.+22 .º

26 июнь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә "Коррупциягә - юк!" акциясе үткәрделәр. "Тимурчылар отряды" волонтерлык хәрәкәте белән өлкәннәргә белешмәлекләр тараттылар.

Зона семинары

Краснояр авыл клубында укучылар белән "Наркомания - гомерне өзә" темасына профилактик әңгәмә булып узды.

Краснояр авыл клубында ТАССР ның төзелүенә 99 ел тулу уңаеннан чара булып узды.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

"Әкиятләр дөньясында Коррупция" - әкиятләр мисалында рольле уен. Балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү, намуслылык һәм тәртип тәрбияләү максатыннан Яңа Карамалы авыл клубы мөдире "Теремок", " Доктор Айболит" әкиятләре мисалында "Әкиятләр дөньясында Коррупция" дигән рольле уен үткәрде. Балалар "Коррупция нәрсә ул?" дигән темага фикер алыштылар һәм  өлкәннәрнең: «Коррупция – начарлык» дип еш кулланылучы сүзләренә җавап эзләделәр.

Шуганка авыл мәдәният йортында яшүсмерләр арасында "Коррупциягә юк!" исеме астында тематик викторина булып узды.

Яңа Карамалы авыл мәдәният йорты директоры ФАП хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен наркотикларга каршы әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International